Үзәк балалар китапханәсеннән Садриева Зилә,Султанов Раиль, Мурзаханова Мәдинә, Шаяхметов Рөстәм Казан Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында «Иң яхшы мәдәни көндәлек» конкурсы һәм «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына бардылар. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, Г.Тукайның театральләштерелгән “Су анасы” әкиятен карадылар.