ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Наркотиксыз томыш!» айлыгы кысаларында гигиена тәрбиясе бирү буенча район үзәк шәфаханәсенең инструкторы Мортазина Рауза Рафаил кызы 8нче, 10нчы сыйныф укучылары өчен никотин, наркотик куллануның һәм алкоголь эчемлекләрнең зыяны турында профилактик әңгәмә уздырды.

 

Баек мәдәният йорты директоры "Без табигать балалары" дип исемләнгән кызыклы уеннар оештырды. Балалар саф һавада төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
 


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

12 июнь көнне Мөслимдә җиденче тапкыр велойөреш үтте. "Мизгел" яшьләр үзәге, МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ РТ һәм АМО РТ активистлары башлангычы белән оештырылган бу чарада 237 велосипедчы катнашты...

Россия көне уңаеннан 12 июнь көнне кызлар һәм егетләр арасында пляж волейболы буенча сайлап алу турниры үтте. 

10 июнь көнне Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз, Мари-Бүләрдән Байгузин Владислав  Мухаметович, Арсланов Владимир Абдулгараевич һәм Усаклы авылыннан Солтанов Владимир Минлибаевич яшәгән йортларга истәлек элмә такталар куюга багышланган чара үткәрелде..

Яңа Сәет авылы китапханәчесе, күренекле шагыйрь Зөлфәт Маликов исемендәге музей ачылу уңаеннан,шагыйрьнең туганнары белән "Очрашу,үзе бер гөмер" дип исемләнгән кичә оештырды,әңгәмә шагыйрьнең язмышы,иҗаты турында барды.

"Татнефть" ягулык салу станциясен реконструкцияләү башланды

Симәк авыл мәдәният йорты директоры тыл ветераны Нәҗипова Зәмниха апага ярдәм күрсәтте: йорт-ихата, ишегалларын тәртипкә китерде.

Мәллә-Тамак авылы китапханәсендә "Әкият" кичәсе үтте. Китапханәче "Куянкай" балалар бакчасы нәниләрен А.С.Пушкин әкиятләре белән таныштырды, балалар сайлап алганы укылды, матур иллюстрацияләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International