12 июнь көнне Мөслимдә җиденче тапкыр велойөреш үтте. "Мизгел" яшьләр үзәге, МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ РТ һәм АМО РТ активистлары башлангычы белән оештырылган бу чарада 237 велосипедчы катнашты. Алар арасында район башлыгыннан алып, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, әле беговелда (педальсез велосипедта) гына йөрүче сабыйлар да, әтиләре иярләгән велосипедка утырып килгән балалар да бар иде. Эреле-ваклы балаларын ияртеп, гаиләләре белән чыгучылар шактый иде. Сюрприз булып олысына һәм кечесенә Россия флагы символикасы белән аквагрим ясалды. Лицей, регпалата, Г. Тукай исемендәге урта мәктәп мәктәптән тыш эшләр үзәге, хастаханә, "Кояшкай", "Күбәләк" балалар бакчалары коллективлары оешканлык белән аерылып торды. Ә гимназиялеләр командасы бердәм формалары :"Мөслим" логотибы төшерелгән яшел бейсболка һәм "Гимназия" логотиплы яшелле-аклы футболкалары белән дә алдырды. Катнашучылар арасында кунаклар да бар иде – 3 яшьлек Мәрьям Лукашова Мәскәүдән үк кайткан. Россия көненә багышланган флешмобтан һәм район башлыгы Рамил Муллин сәламләгәннән соң велосипедчылар алдан билгеләнгән маршрут буенча кузгалдылар. Алар су буеннан – "Кояшлы Ык" ял зонасыннан урап килгән арада мәйданчыкта 10 яшькә кадәрге балалар белән төрле уеннар, велоярышлар оештырылды. Велосипедта йөрүчеләрне дәртле музыка, кул чабулар белән каршы алдылар. Алар тын алган арада "Мизгел" яшьләр үзәгенең "ВКонтакте"дагы рәсми төркемендә үткән "Мин яратам сине, Россия!" селфи конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар – Мөслимнән Айсылу Әсадуллина, Михайловкадан Алсу Садыйкова, Вәршбаштан Артур Баранков һәм Үрәзмәттән Рәйхан Шәйгаянов. Шактый еллар велосипедта йөрүче Мөслимнән 76 яшьлек Йөзекәй Үтәбаев "Иң оста велосипедчы" исеменә ия булды. Михайловка авылыннан Әмин Сираҗетдинов төрле шәһәрләрдә узган шушындый ярышларда да актив катнаша. Аның транспорты да башкаларныкыннан аерылып тора. Ул "Веломен" исемен алды. Гүзәл Сәгъдиева – "Велоледи" номинациясендә, мөслимлеләр Чулпан һәм Рамил Морзахановлар һәм аларның өч кызы – "Велогаилә", ә мәктәптән тыш эшләр хезмәткәрләре "Велоколлектив" номинацияләрендә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр. Велосипедта мондый йөрүләр алга таба Яшьләр көненә планнаштырыла.