10 июнь көнне Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз, Мари-Бүләрдән Байгузин Владислав Мухаметович, Арсланов Владимир Абдулгараевич һәм Усаклы авылыннан Солтанов Владимир Минлибаевич яшәгән йортларга истәлек элмә такталар куюга багышланган чара үткәрелде. Чарада аларның туганнары, авыл халкы, район җитәкчелеге, җәмәгатьчелеге, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Аксубай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт районнары шәһәрләреннән әфган сугышы ветераннары, туганнары катнашты.