ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2017 ел
җомга

Гимназия мәктәп яны лагеры укучылары "Ледниковый период" мультфильмы карадылар. Бу мультфильм укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.

 

Яна Сәет авыл китапханәсендә  "Пусть всегда будет солнце" дип исемләнгән чара үтте,төрле уеннар уйнатылды. Катнашты 12 кеше.

Симәк авылы китапханәчесе экология елына карата “Ромашка” бакчасы  балалары белән “Без – табигать балалары” дигән тәрбия сәгате һәм экскурсия оештырды.

Баек  авылы китапханәчесе "Чулпан"  балалар бакчасы  нәниләре белән  "Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән кичә үткәрде. 

  Иске Карамалы авыл китапханәсендә "Мы рисуем солнце!" конкурсына йомгак ясалды.

Үрәзмәт авыл китапханәсендә "Я люблю тебя,Россия" дигән әңгәмә үтте, китап күргәзмәсе ясап куелды.

Гимназия укучылары Мөслим Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Балалар полицейскийларның ничек эшләүләрен карап кайттылар, дрессировка алган этләрне дә күреп кайттылар.

 

"Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә вак кул чукларын үстерү һәм уйлау, фикерләүне үстерү максатыннан "Бер-беребезгә яхшылык бүләк итик" темасы астында мастер-класс үткәрделәр.

 

2 нче кечкенәләр төркемендә “Мин җәйне яратам” темасына әңгәмә уздырылды. Җәй ел фасылын чагылдыручы рәсемнәр каралды. Табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турындагы күзаллауларны киңәйтү максатыннан кәгазьдән аппликация ясалды.

 

Мөслим үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында "Сабын куыклары бәйрәме" узды. Бәйрәмдә барлык төркем балалары да катнаштылар. Чараны тәрбиячеләр И.Р.Хабирова, Г.М.Тухбагалиева, Г.Я.Сафиуллина Ч.М.Хафизовалар оештырдылар. Һәр бала сабын куыклары кабартып уйнады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International