ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Мизгел яшьләр үзәге белгечләре квест үткәрде....

"Карлыгач" балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Лениза Мират кызы  балалар белән: "Һава шарлары бәйрәме" үткәрде.

 

Метрәй авыл китапханәчесе,"Йортларга - китап нуры!" акциясе кысаларында Галимова Люция апаның өендә булып, аны газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырды.

"Карлыгач" балалар бакчасы музыка залында балалар белән спорт күңел ачу чарасы  үткәрделәр . Чарада төрле хәрәкәт уеннары кулланылды. Ике команда ярышты: "Аучылар" һәм "Спортчылар". Дуслык җиңде!

 

Гимназия мәктәп яны лагерында "Угадай мелодию"  ярыш-уены узды. Балалар музыка укытучысы Фәхретдинова Г.А. әзерләгән көйләрне тануда ярыштылар.

 

17
июнь, 2017 ел
шимбә

Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә май аенда 11 бала туган. Шуларның 4е – малай, 7е – кыз бала. Ел башыннан бу сан 63не тәшкил итә: 32 малай һәм 31 кыз бала. Май аенда – 24 кеше, ел башыннан 146 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 2 пар язылышкан, 6 гаилә таркалган. Ел башыннан 36 пар үз гаиләсен корды, ә 22 пар өчен гаилә учагы сүнде.

Мөслим авылында тротуарлар салына


16
июнь, 2017 ел
җомга

Метрәй "Ләйсән" балалар бакчасында капиталь ремонт

"Миләшкәй" балалар бакчасының зурлар төркемендә А.С.Пушкин әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балаларда рәсемнәр аша А.С.Пушкин иҗатына кызыксыну тудырылды.

 

“Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, хөрмәт итү сыйфатларын үстерү максатыннан көннәрен дидактик уеннар уйнауга багышладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International