Мөслим үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында "Сабын куыклары бәйрәме" узды. Бәйрәмдә барлык төркем балалары да катнаштылар. Чараны тәрбиячеләр И.Р.Хабирова, Г.М.Тухбагалиева, Г.Я.Сафиуллина Ч.М.Хафизовалар оештырдылар. Һәр бала сабын куыклары кабартып уйнады. "Кемнең куыгы иң зурысы", "Кемнең куыгы иң биеккә очты", "Кемнең куыгы иң еракка очты" уеннарын уйнадылар. Бәйрәм балаларның кәефләрен күтәрде.