ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2018 ел
җомга

   Мөслим лицееның 3 сыйныф укучыларына балалар  китапханәсендә  "Куркынычсыз Рунет" атналыгы кысаларында Интернеттан файдалану кагыйдәләренә багышланган чара узды. Кичәгә килгән балаларга Интернет белән дөрес куллану аңлатылды,  китапханә кагыйдәләре белән таныштырылды һәм китапханә буенча экскурсия үткәрелде.

Мәгариф объектларында  капиталь ремонт эшлэре

  Үзәк китапханә хезмәткәре Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен " Если тебе комсомолец имя - имя крепи делами своими " исеме астында патриотик дәрес үткәрде. Комсомол тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтте, китап-журналлар белән таныштырды.

Кышкы спартакиада уеннары дәвам итә

Мөслим лицеенда студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуда төрле  елларда мәктәпне  тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында  белем алучы студентлар катнашты.  Очрашуны оештыруның төп максаты-яшьләребезнең бердәмлеген булдыру. Алар үзләре укыган югары уку йортлары белән таныштырдылар, югары сыйныф укучыларына киңәш , тәкъдимнәрен җиткерделәр. Студентлар укучыларны   яшьләргә кагылышлы республика программалары белән таныштырдылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, студентларыбыз уеннарда бик теләп катнашты. Концерттан соң, яшьләр кичке дискотекада күңел ачты.

Футбол сөючеләр өчен

“Мөслим туган як музееның” күргәзмәләр залында урнашкан Рәйхан Хантимеровның фотокүргәзмәсенә рәхим итегез!


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  Баек авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында, 60 ел бергә гомер иткән Хамадишиннарның өйләрендә булды һәм олы юбилейлары белән котлады. Районда булган хәбәрләр белән таныштырды.

  Баланны авыл китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары өчен "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел" дип исемләнгән чара үткәрде. "Адымнар нык,юллар имин булсын" китабы белән таныштырды, "Юл билгеләре" темасына рәсемнәр ясалды.

Урәзмәт авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Әкият иленә сәяхәт" исеме астында тәрбия сәгате уткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International