Мөслим лицеенда студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуда төрле елларда мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә югары уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Очрашуны оештыруның төп максаты-яшьләребезнең бердәмлеген булдыру. Алар үзләре укыган югары уку йортлары белән таныштырдылар, югары сыйныф укучыларына киңәш , тәкъдимнәрен җиткерделәр. Студентлар укучыларны яшьләргә кагылышлы республика программалары белән таныштырдылар. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, студентларыбыз уеннарда бик теләп катнашты. Концерттан соң, яшьләр кичке дискотекада күңел ачты.