Мөслим лицееның 3 сыйныф укучыларына балалар китапханәсендә "Куркынычсыз Рунет" атналыгы кысаларында Интернеттан файдалану кагыйдәләренә багышланган чара узды. Кичәгә килгән балаларга Интернет белән дөрес куллану аңлатылды, китапханә кагыйдәләре белән таныштырылды һәм китапханә буенча экскурсия үткәрелде.