"Татарстан чаңгы юлына -2018" чакырабыз!!

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Быелгы Татарстан Республикасы буенча ярышлар шимбә көнне, 10 февральдә узачак. "Татарстан чаңгы юлы-2018" тантаналы ачу сәгать 10.00 «Кояшлы Ык» ял зонасында үтәчәк (КСК “Аргамак” артында). Хөрмәтле мөслимлеләр, бу тамаша спорт бәйрәмендә һәр теләк белдерүче катнаша ала. "Татарстан чаңгы юлы" - чаңгы спортына битараф булмаган кешеләрнең берләшү символы һәм үзеңнең осталыгыңны күрсәтү, матур хисләрне өләшү мөмкинлеге.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International