9 нчы февраль көнне “Ел укытучысы – 2018” республика конкурсы кысаларында уза торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона туры Түбән Кама шәһәренең Б.Урманче исемендәге гимназиясендә узды. Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туры җиңүчесе, Дилбәр Гарифуллина район данын яклап, әлеге зонада татар әдәбиятыннан дәрес һәм мастер-класс күрсәтте.