Озын кышлардан соң ниһаять котеп алган бәйрәм - Нәүрүз килеп җитте.

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Озын кышлардан соң ниһаять котеп алган бәйрәм - Нәүрүз килеп җитте. Метрәй башлангыч мәктәбендә әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Олысы-кечесе - барлык балалар бергәләшеп авыл урамнары буйлап нәүрүз такмаклары әйтә-әйтә, Нәүрүз җитүне хәбәр итеп йөрделәр, авылдашларыбызны Яна ел белән тәбрикләделәр. Олылар да җавапсыз калмадылар, үз чиратларында балаларга Нәүрүз күчтәнәчләрен бирделәр, аларга имин еллар теләделәр. Аннары балалар Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары составында көч сынаштылар, уеннар уйнадылар, шулай итеп Кыш бабайны озаттылар. Бәйрәм барыбызның да күңеленә хуш килде. Иң соңыннан бәйрәм коймагы белән сыйланып, укучылар каникулга таралдылар.    ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International