ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

26 март көнне Яңа Карамалы авыл клубында милли "Нәүрүз" бәйрәме булып узды.Чараның максаты-кешеләрдә милли бәйрәмнәр турында матур фикер уяту,аның тарихы,ата-бабаларыбызның көнкүреше белән таныштыру иде. Чара дәвамында Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрле уеннарда көч сынаштылар, җырладылар,биеделәр.Нәтиҗәдә,Нәүрүзбикә җиңү яулады.

26 март көнне Актаныш районында Татарстанның һәм РСФСРның Атказанган артисты Әлфия Авзалова истәлегенә “Халкым моңы” дип исемләнгән бәйге-фестиваль узды.

23 март көнне Сикия авыл клубында яшьләр белән кроссворд чишү уены булды.
 

Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы, “Яшел ут” конкурсының республика турында катнашып, республика буенча иң яхшы 5 балалар бакчасы исемлегенә керде.

Бадминтон буенча"Канатлы Зилант" Бөтенроссия турниры узачак

Музейда кунакта...

«Татарстанның бадминтон өметләре» ярышларының иң яшь бадминтончылары өчен беренче туры булып узды.

IX төбәкара иҗади һәм проект эшләре конкурсы “Династии России”ның нәтиҗәләре  билгеле булды.Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 класс укучысы Габдулхакова Инзилә (җит. Габдулхакова И.Ф.), 5 класс укучысы Шәяхметов Рөстәм (җит. Шаяхметова М.М.) призер исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләр 11.04.18 көнне ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2 һәм 3 дәрәҗәле дипломнары белән бүләкләнү өчен Казан шәһәренә чакыралар.

Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасы Яр Чаллы педагогик көллияте белән тыгыз элемтәдә эшли.

Газонга машинасын куйган шоферларны тиздән штрафка тарта башлаячаклар.

ТР Президенты имзалаган закон март ахырында үз көченә керә. Штраф күләме физик затлар өчен – 2-3,5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 5-20 мең, юридик затлар өчен 50-100 мең сум тәшкил итәчәк. Түләнгән штрафлар муниципаль бюджет фондына керәчәк. Газоннардан тыш, машиналарны балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү мәйданчыкларында, йортлар янындагы хуҗалык территорияләрендә, яшеллек булган башка урыннарда парковкалау да тыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International