“Ләйсән” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, хөрмәт итү сыйфатларын үстерү максатыннан көннәрен дидактик уеннар уйнауга багышладылар.
2нче кечкенәләр төркеме балалары конфет кәгазьләре алып килделәр.
"Миләшкәй" балалар бакчасы балалары лего белән уйнарга ярата.Уйнау вакытында балаларның вак маторикасы ныгый,бер -берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаша; балалар тәрбичеләр белән әңгәмәләр үткәрәләр,биналар төзиләр.
27 март көнне опека һәм попечительлек хезмәткәрләре Кубәк, Иске Карамалы, Дусай, Баек җирлекләрендә яшәүче опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булдылар.
Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында,башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Елгабаш авыл клубы мөдире белән берлектә, ветеран Хәсәнова Мөнҗия апада кунакта булып кайттылар.Мөнҗия апа үзенең мәктәп хатирәләре белән уртаклашты,яшьлеге турында сөйләде.Укучылар ветеранга өй мәшәкатьләрен эшләргә ярдәм иттеләр,ә Мөнҗия апа үз чиратында кунакларны чәй белән сыйлады.
Яңа Карамалы авыл клубында язгы игелек атнасы уңаеннан "Спортлы Татарстан" һәм "Әниләр белән күңелле эстафета" дип исемләнгән спорт чаралары булып узды.
"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мнемотаблицалар ярдәмендә "Телефоннан сөйләшү" серләренә төшенәләр.Башта тәрбияче таблицаны аңлата, аннан балалар рәсемне дәфтәрләренә ясыйлар, такта янына чыгып сөйлиләр.Дәфтәрләрен өйләренә алып кайтып, әти-әниләрен таныштыралар.
"Батыр" яшүсмерләр клубында капиталь ремонт
Яңа Усы авылы мәктәбендә капиталь ремонт
Мәдәният объектларында капиталь ремонт