Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 27 марты, сишәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары каникул чорында да яңа үрләр яулауларын дәвам итә. 26 март көнне Актаныш районында Татарстанның һәм РСФСРның Атказанган артисты Әлфия Авзалова истәлегенә “Халкым моңы” дип исемләнгән бәйге-фестиваль узды. Әлеге конкурста мәктәбебезнең җыр бүлеге укучылары көч сынашты. Нәтиҗәләр дә билгеле. Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында белем алучы Камилә Шәкертҗанова 1 урынга лаек булды. Гөлназ Йосыпова классында укучы Зөләйха Хантимерова – 2 урынны, Лилия Ханнанова һәм Сабина Идиятуллина дипломант исемен яуладылар. Киләчәктә дә безне югары үрләр яулавыгыз белән сөенедереп торырсыз дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International