27 март көнне опека һәм попечительлек хезмәткәрләре Кубәк, Иске Карамалы, Дусай, Баек җирлекләрендә яшәүче опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булып, балаларның һәм хокукка яраксыз гражданнарның яшәү шартларын тикшерделәр. Тулаем алганда, тормыш яшәү шартлары кәнәгатьләнерлек дип табылды.