ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студент булган әти-әниләр югары размерда пенсия алырга хокуклы.

Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә.

Әлеге өстәмә түләүләрне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән балаларның туу турындагы таныклыклары, 18 яшьтән узганнарның уку йортында белем алуы турында белешмә дә сорала. Өстәмә түләүнең төгәл суммасын пенсия бүлеге хезмәткәрләре исәпләп бирәчәк.

Балигъ булмаган балалардан тыш, студент балалары булган пенсионерлар да гадәттәгедән зуррак суммада фиксацияләнгән түләүләр алырга хокуклы. Моның өчен баланың көндезге бүлектә укуы шарт, түләүләр укуны төгәлләгәнче бирелә, шулай да балага 23 яшь икән, түләүләр туктатыла, — ди Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Шулай ук студент укуын ташлаганда, озак вакытка академик ял алганда, яки хәрби хезмәткә киткәндә дә түләүләр бетерелә.


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, Баланны авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән "Могҗизалар кыры"- күңел ачу тамашасы үткәрделәр. 

 Михайловка авылы китапханәчесе "Сергей Михалков - детям" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән шигырь кичәсе үткәрде.

Рус.Шуган авылы китапханәчесе "Логические игры  для старшеклассников" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Район үзәк китапханәсендә "Экологик марафон" дип исемләнгән кичә үтте.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың тууына 80 яшь тул уңаеннан Баек авылы китапханәсендә  әдәби кичә үтте.

Метрәй авылы китапханәчесе "Начар гадәт һәлакәткә илтә!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде.

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты директоры балалар белән берлектә "Бөтендөнья метеорология көне"нә багышланган класс сәгате үткәрде.

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты каршында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар биеделәр, уйнадылар һәм күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International