Метрәй авыл китапханәчесе, мәктәпкәчә балалар төркемнәре булган Метрәй башлангыч мәктәбенең нәниләре өчен китапханәгә экскурсия оештырды.
Тат.Бүләр авылы китапханәчесе Халыкара театр көне уңаеннан"Театр- яктылыкка, нурга илтә!" дип аталган китап күргәзмәсен ясады һәм "Нур" балалар театры членнары белән кызыклы конкурслар, викторина уздырды.
Көнне физзарядкадан башлыйк!
28.03.2018 Мөслим район узәге шифахәнэсенең актлар залында планнан тыш янгын куркынычсызлыгы кагыйдәлэре турында медицина хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелде.
25 март көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Исәнсеф авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре белән бергә "Бердәмлектә көч" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр.
"Миләшкәй" балалар бакчасында "Әкияттә кунакта" атналыгы узды.Барлык төркем дә яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Балаларга төрле әкият геройлары рольенә керү, уйнау бик ошады. Атна азагында әкиятләр буенча викторина узды.
28 марттан «Мөслим үзәк район хастаханәсе»ндә Яр Чаллы онкология диспансерының маммографы эш башлады. Язылу буенча участок табиблары аша. Маммография буенча план 953 кеше.
27 март көнне Баек авыл мәдәният йортында теннис ярышы булып үтте.
28 март көнне опека һәм попечительлек хезмәткәрләре Үрәзмәт, Сикия, Мари-Буләр, Тат.Буләр, Исәнсеф, Яңа Сәет, Усаклык, Вәрәш-Баш, Иске Вәрәш, Торыш җирлекләрендә яшәүче опекун һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдә булдылар.