ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

27 март көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йорты каршында балалар белән бергә күңелле уеннар үткәрелде.

24 март көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында иң яхшы кош оясына конкурс булып үтте. Ояларны Ташлыяр мәктәбенең укучылары һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ясадылар. 

23 март көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары белән "Хөрмәтләсән олыны, хөрмәтләрләр үзенне" дип аталган әңгәмә булып узды.

Музейда кунакта...

Язгы шәфкатьлелек атнасы кысаларында Яңа Карамалы авыл клубында "Халыкара елгалар көне" дип аталаган чара булып узды.Чарада катнашучылар актуаль экологик проблемалар турында сөйләштеләр. Укучылар шушы темага кагылучы видеоязмалар карадылар һәм экологик викторинадагы сорауларга җавап бирделәр.

Шуганка авыл мәдәният йортында Муса Җәлил премиясе лауреаты, баянчы Рифкать Гомәровны искә алып, "Гармун моңнарына кушылып" дип аталган кичә булып узды. Баянчының моңлы балачагы, артист булу хыялы һәм теләген тормышка ашыруы турында тәфсилләбрәк авыл мәдәният йорты директоры Тәбрия Сәетгалиева таныштырды. Шулай ук, Тәбрия апа баянда Рифкать Гомәровның көйләрен уйнап күрсәтте.

Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда яшәүче өлкән буын кешеләре белән аралашып,хәлләрен сорашып,кучтәнәчләр белэн сыйлап яшиләр.Ярдәм кирәк булганда,һәрвакыт әзер алар.

Территориаль усеш булеге

Мөслим лицее базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды. Семинар барышында укытучылар, заманча технологияләр кулланып, укучыларның уку дәрәҗәсенә мониторинг ясау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

27 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укучылары Әлмәт шәһәренә экскурсиягә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International