Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек буенча пособие бирү шартларын һәм вакытын яхшы якка үзгәртүне күздә тоткан законны әзерләргә кереште. Шул хактагы мәгълүмат норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән.
Эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособие күләменә 2009 елдан бирле үзгәреш кертелмәгән, дип искәртәләр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.
План нигезендә, норматив хокукый акт проекты 2019 елның беренче аеннан үз көченә керәчәк.