ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

10 нчы апрель көнне Мөслим мәдәният йортында "Яшь бөреләр-2018" фестиваленең икенче сайлап алу туры узды. "Күбәләк" балалар бакчасының иң яхшы катнашучы балалары,сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча, гала-концертта катнашачаклар.

"Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Космос турында сөйләштек.Алар планеталар, йолдызлар,космик корабльләр турында белемнәрен тирәнәйттеләр.

Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен  2018 нче елда Мөслим лицееннан Фазилова Светлана Викторовна, Иванова Светлана Әнәс кызы, Хәбибуллина Эльвира Ринат кызы, Салауз Мухан гомуми төп  белем бирү мәктәбеннән Латыйпова Галия Хәфәзетдин кызы, Фаткаева Гөлнира Гаяз кызы “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерәләр.

10 апрель көнне "Яшь бөреләр" фестиваленең Мөслим РМЙ да сайлап алу туры узды. Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар группасы әлеге фестивальдә "Кечкенә тычканнар" биюе һәм "Наз" вокаль квартеты башкаруында "Урталай" җыры белән катнашты.

"Сәламәт бул!" Бөтенроссия Акциясенә кушылып,МББУ "Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган тәрбия сәгатьләре, башлангыч класслар арасында "Сәламәт "МИН"- Сәламәт Россия" темасына рәсем конкурсы, югары класс укучылары арасында ""Күңелле стартлар" уены  үткәрелде.


Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре дә килде. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр.

Мәктәптә  Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Ренат Идиатуллин белән очрашу узды.

Михайловка урта мәктәбе базасында физика, информатика укытучыларының методик семинары үтте. Укытучылар ачык дәресләр, мастер-класс карадылар.

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары, башка конкурсантлар кебек үк, быел да "Яшь бөреләр" фестивалендә җыр, бию, уен коралында уйнау, сәнгатьле итеп сөйләү номинацияләре буенча көч сынаша.

Яңа Усы мәдәният йортында "Пасха-якты бәйрәм" исемле тематик дискотека узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International