Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

9-10 апрель көннәрендә Мөслимдә ел саен оештырылучы чараларның берсе булган талантлы балаларның “Яшь бөреләр” конкурс-фестивале уза. 9 апрель көнне Мөслимнең төрле авылларыннан килгән балалар сайлап алу турында катнашса, бүген жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары, башка конкурсантлар кебек үк, быел да җыр, бию, уен коралында уйнау, сәнгатьле итеп сөйләү номинацияләре буенча көч сынаша. Җыр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче укучылар әлеге конкурска ел да теләп әзерләнә. Быел “Яшь бөреләр” фестивалендә бүлек укучылары: Сабина Идиятуллина, Зөләйха Хантимерова, Лилия Ханнанова, Диләрә Хәйруллина, “Принцесски” триосы; Камилә Шәкертҗанова, Кәдрия Сәлимова, Камил Абдуллин катнаша. Укытучылары – Гөлназ Йосыпова һәм Айгөл Шәйгәрданова. Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Сәйдә Авзалова, Камилә Галиева, Есения Паймуллина, Фәридә Баянова, "Веснушки" дуэты да жюри әгъзаларына җыр сәнгате буенча үз осталыкларын күрсәтте. Бию сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле дә “Яшь бөреләр” фестивале кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясады. Җитәкчеләре – Энҗе Ибраһимова. Халык уен кораллары бүлегенең Рәйсә Харисова, Азия Заһидуллина, Дилбәр Салихҗанова сыйныфларында белем алучы Розанна Зиганшина, Максим Игнатьев, Ришат Хөснимәрдәнов, балайкачылар һәм кашыкчылар ансамбле фестиваль тамашачылары тарафыннан зур алкошларга күмелде. Театр сәнгате бүлеге укучылары Әминә Вәлиева, Камил Абдуллин, Аделина Ильясова, Артем Асылгараев нәфис сүз сөйләп, конкурска үзгә бер ямь өстәделәр. Укытучылары – Язилә Ильясова, Ләйсән Замалова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International