Җәмәгать тыңлаулары

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Югары педагогик осталык, мәгарифне үстерүгә керткән күләмле өлешләре өчен  2018 нче елда Мөслим лицееннан Фазилова Светлана Викторовна, Иванова Светлана Әнәс кызы, Хәбибуллина Эльвира Ринат кызы, Салауз Мухан гомуми төп  белем бирү мәктәбеннән Латыйпова Галия Хәфәзетдин кызы, Фаткаева Гөлнира Гаяз кызы “Мәгариф”милли проекты кысаларында акчалата бүләкләүгә дәгъва белдерәләр.

24 нче апрель көнне 13.00 сәгатьтә Мөслим гомуми урта белем бирү мәктәбенең актлар залында югарыда исемләнгән укытучыларның эшчәнлеге буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә. Әлеге чараның максаты – дәгъвачыларның җәмәгатьчелеккә үз эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерү. Җәмәгать тыңлауларында җирле үзидарә органнары, укытучыларны конкурска тәкъдим иткән оешма, ата-аналар, укучылар үзидарәсе органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, методик берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International