"Урман утырту көне" традицион республика табигать саклау акциясе
Мөслим лицеенда өлкән сыйныф укучылары өчен парламент дәресе узды
МБГББУ Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Гимазетдинова Лилия һәм Садыкова Эльвина 7 нче санлы Бөгелмә гимназиясендә үткән Ярослав Гашек исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм III дәрәҗә дипломга лаек булдылыр.
"Яшьләр бердәмлеге көне" уңаеннан Салауз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Салауз-Мухан авылы"Тургай" балалар бакчасына йөрүче балаларны концерт номерлары белән куандырды.
Кичә, 25 апрель көнне, Мөслим авылы туган якны өйрәнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды.
Баек мәктәбендә батырлык дәресе үтте. Укучылар белән очрашуга Баек бүлеге янгын сүндерү оешмасы хезмәткәре Шакиров Рәскать һәм Чехословакиядә узган “Дунай” операциясе ветераны Гафуров Рәшит чакырылды.
"Георгий тасмасы" акциясе
Баек мәктәбендә бөек шагыйребез габдулла тукайның тууына 132 ел уңаеннан "Тынмый моңлы сазың" исемле әдәби-музыкаль кичә булды. Чарада мәктәбебезнең барлык укучылары да бик актив катнашты.
25 нче апрель көнне Баланлы мәктәбендә Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан 5-9 класслар арасында квест-уен үткәрелде. Квест- уен укучыларга бик ошады. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.
Олы Чакмак авылы “Умырзая” балалар бакчасында зурлар төркеме балалары тәрбиячесе Гарифуллина Р.Р. җитәкчелегендәге “Табигать- минем чиста өем” проекты кысаларында әти- әниләргә һәм кечкенәләр төркеме балаларына “Җир көне” бәйрәм иртәсе күрсәтелде.