Кичә, 25 апрель көнне, Мөслим авылы туган якны өйрэнү музеенда яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Тантанага Мөслим муниципаль район иҗтимагый совет рәисе Моряк Юсупов, «Бердәм Россия» сәяси партиясе Башкарма комитет җитәкчесе Сәвия Хәбирова чакырылган иде.