2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 апрелендәге 862-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә гореф-гадәткә әйләнгән "Урман утырту көне" табигать саклау акциясен уздыруигълан ителде.
Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.
Әлеге чара быел, дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елында, аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала.