7 май көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йортында яшьләр белән “Сугышлар булмасын, илләр тыныч булсын!” исеме астында тематик дискотека булып узды.
7 май көнне Радио көне уңаеннан Үрәзмәт авыл мәдәният йорты директоры бик еш радио тыңлаучы авылдашыбыз Әхмәдуллина Әзһәрия апа белән очрашу оештырды. Ул үзенең радио тыңларга яратуы, нинди тапшыруларны өстенрәк күрүе турында мавыктыргыч итеп әңгәмә алып барды, кызыклы радио-программалар турында үзенең киңәшләрен бирде.
Аграр көллиятнең язгы-кыр эшләре барышы ...
“Мөслим туган як музее” кунаклар кабул итте...
Иртәгә сигезенче Республика спартакиадасы кысаларында «Өченче Буын» пенсионерлары ТАССР төзелүнең100 еллыгына багышланган 8 район пенсионерлар спартакиадасы узачак
«Балалар илебезне ясый» конкурсы
Бәкәбез авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган митинг булып узды. Соңрак "Җиңү көне җиңел бирелмәде" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Балаларның чыгышлары һәркемнеңд күңеленә хуш килде.
8 май көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Җиңү көне яу кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында тантаналы митинг белән билгеләп үтелде. Биредә бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы И.Каримов, район вәкиле Р.Җ.Султанов, ветераннар Советы рәисе Р.Нуруллин, тыл ветераны Хөршидә Шамсутдиновалар котлап үтте. Тематик биюләр композициясе, Җиңү флэшмобы, “Үлемсез полк” һәм яшь армеецлар парады бәйрәмгә ямь өстәде.
Баланлы авылы китапханәчесе "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрде.