8 май көнне Иске Карамалы авыл җирлегендә Җиңү көне яу кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә салынган обелиск янында тантаналы митинг белән билгеләп үтелде. Биредә бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы И.Каримов, район вәкиле Р.Җ.Султанов, ветераннар Советы рәисе Р.Нуруллин, тыл ветераны Хөршидә Шамсутдиновалар котлап үтте. Тематик биюләр композициясе, Җиңү флэшмобы, “Үлемсез полк” һәм яшь армеецлар парады бәйрәмгә ямь өстәде.