ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Баланлы авылы китапханәчесе "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрде.

9 май – Бөек Җиңү көнен Мөслим халкы зурлап билгеләп үтте. Аеруча мөслимлеләр район мәдәният бүлеге тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән күренешне, концерт программасын яратып кабул итте.

9 май көнне бәйрәм барышында медицина ярдәменә кан басымы кутәрелү буенча мөрәҗәгать итүчеләр булды. Бәйрәм чарасыннан хастаханәгә дәваланырга керүчеләр булмады.

Тат.Бүләр авлы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Карга боткасы" бәйрәмен уздырдылар.

9 май көнне Мөслим үзәк шифаханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәмдә катнаштылар.

7 май көнне Иске Карамалы авыл җирлеге Түреш авылында тыл ветераннарын бәйрәм белән котлау чарасы булып узды. Биредә җирле үзидарә башлыгы И.Н.Кәримов, ветераннар Советы рәисе Р.Я.Нуруллин, сәнгать мәктәбе тынлы уен кораллары  оркестры коллективы, Күбәк урта мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Тугаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Яшь йөрәкләр" ветераннар клубына йөрүчеләр белән очрашу-кичәсе үткәрделәр.

Югары Табын авылы китапханәсендә якташ очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновка багышланган "Батыр үлә, үлмәс ат алып" дип исемләнгән телдән журнал үтте. 

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Ташлияр авылы китапханәчесе тыл ветераны Тәнфизә апа Фәрхетдинованың өендә булып яңа газета һәм журналлар белән таныштырды, бәйрәм белән котлады.

"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Рус.Шуган авылы китапханәчесе Олокина Анна Петровнаның өендә булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International