Рус.Шуган авылы китапханәчесе "Мы дети солнца" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Баек авылы китапханәчесе хезмәт һәм тыл ветераны Сәетова Җәүһәрия Шәйсолтан кызы өендә булды.
Сикия авыл клубы мөдире Үрәзмәт авылында булып узган 9 Майга багышланган митингта катнашты.
"Ничек яшисең ветеран" акциясе кысаларында Баланлы авылы китапханәчесе тыл ветераннары белән очрашты.
8 май көнне Баланлы авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып узды. Митингта укучылар, укытучылар, тыл ветераннары, балалар бакчасы, китапханэ, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм өлкәннәрне чәй табыны артында хөрмәтләү белән тәмамланды.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Агачларның телен кем белә?" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде.
8 май көнне Елгабаш авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды.
8 май көнне Яңа Усы авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Митингтан соң авыл мәдәният йортында Г.Кашапованың "Кызыл алмалар" исемле бер пәрдәлек драмасы сәхнәләштерелде.
Иске Вәрәш авылы хәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында һәлак булганнарны искә алу, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү максаты белән тантаналы чара уздырылды. Әлеге чарада авылның тыл ветераннарына мәктәп укучылары, балалар бакчасы балалары, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы бәйрәм концерты тәкъдим ителде.
Салауз Мухан авылында тантаналы митинг булып узды. Бәйрәм авыл мәдәният йортында чәй табыны артында, "Үткәннәрне искә алып..." дип исемләнгән әңгәмә белән дәвам итте.