8 май көнне Баланлы авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг булып узды. Митингта укучылар, укытучылар, тыл ветераннары, балалар бакчасы, китапханэ, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм өлкәннәрне чәй табыны артында хөрмәтләү белән тәмамланды.