"Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре ярдәме белән әниләренә,әбиләренә бүләк әзерли башладылар. Алар кулъяулыкка чәчәк ясап,чигү җепләре белән чигү чигәләр.
«Ләйсән” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары иҗади сәнгать эшчәнлеге барышында тимер юл белән таныштылар. Кисточкалар ярдәмендә балалар озын һәм кыска сызыкларны кисештерергә өйрәнделәр.
Бүген Үзәк китапханәдә Сарман районының туган тел һәм әдәбияты укытучылары булды. Кунаклар өчен китапханәдә экскурсия үтте, алар үзләренең соклануларын белдерде.
Уртанчылар төркеме балалары рус теле эшчәнлегендә уенчыкларның исемнәрен,төсләрен әйтергә өйрәнделәр. Әшчәнлегебез уен формасында бик кызыклы итеп алып барылды.
Балалар бакчасында 9 май Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иртә узды.
Дин әһелләре кунакта...
Мөслимдә чисталык икеайлыгы дәвам итә, үзәк китапханә хезмәткәрләре агач утырту өмәсендә катнашты.
12 майда Мөслим район үзәк хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр автоматик янгын сигнализациясыннан башланды. Район үзәк хастаханә персоналы көче белән эвакуация оештырылды. Өйрәнүләр барышында ПСЧ №123 ФГКУ «15 ОФПС по РТ» хезмәткәрләре тарафыннан 2 «зыян күрүче» «коткарылды». «Янгынны» сүндергәч поликлиника эше тулы күләмдә дәвам итте.
Ташлияр авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, "Карга боткасы" бәйрәмен уздырдылар.
Тугаш авылы китапханәчесе, "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар белән, "Татар халык почмагы" дип исемләнгән күргәзмә ясап куйдылар.