ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген координацияләү буенча комиссия утырышы узды

Җәяүлеләр өчен юл билгеләре яңарту эшләре эшләнелде

Мөслимлеләр Троицк шәһәре Чиләбе өлкәсе Сабантуенда катнаштылар.

Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан Баланлы авыл мәдәният йорты директоры Хафизова Ф, авыл җирлеге башлыгы Исламова И. Илгизә һәм Илисәй Имамовларда булып кайттылар. Ихлас күңелдән сәламәтлек, иминлек, үзара аңлашу һәм күңел тынычлыгы теләделәр.


7
июль, 2018 ел
шимбә

  Үзәк китапханәдә "Дустыңны китапханәгә алып кил" исеме астында яңа акция старт алды. Аның кагыйдәләре буенча китапханәгә яңа укучы алып килгән һәркешегә бүләк бирелә. Әлеге акциядә райондашларыбыз актив  катнаша башлады.


6
июль, 2018 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары "Урман аланында" исемле театральләшкән күренеш күрсәттеләр.Аларны уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кызыксынып карады.

4 июль көнне ял һәм сәламәтләндерү лагере 80 бала өчен кабат ишекләрен ачты...

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе  "Йортларга - китап нуры" акциясе  кысаларында тыл ветераны Гөлфия Әсләхетдин кызы Шәйхетдинова йортында булып, вакытлы матбугат белән таныштырды.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасында "Урман-илебез байлыгы" атналыгы кысаларында балалар белән урманның файдасы турында әңгәмәләр алып барыла,рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла.Бүген балалар "Тылсымлы урман" рәсеме ясадылар.Балалар темага кагылышлы төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International