Район буенча кырларда уңыш формалаштыру буенча чаралар тәмамланып килә. Барлыгы чүп үләннәренә каршы 88000 гектар, корткычларга каршы 14700 гектар, авыруларга каршы 29000 га эшкәртелде. Әлеге эшләрдә барлыгы 41 үзйөрешле сиптергеч катнашты. Моннан тыш тамырдан тукландыру 25800 га, яфрактан тукландыру 30700 га да эш башкарылды.