4 июль көнне ял һәм сәламәтләндерү лагере 80 бала өчен кабат ишекләрен ачты. Икенче, 18 көнлек, смена спортка багышланган булачак. Балалар өчен Мөслим районының “Яшлек” спорт комплексының тренерлары кызыклы ял итү программасын ясады. Әлеге сменада балалар актив һәм имин ял итсеннәр өчен барлык шартлар да тудырылды.