Бүген Михайловка мәдәният йорты директоры, балалар белән Элемтә авылындагы мәчеткә экскурсия оештырды. Расих Хәзрәт балалар белән әңгәмә үткәрде, Коръәнне укып күрсәтте һәм балаларны 1 нче октябрьда башланачак гарап телен өйрәнү дәресләренә чакырды. Экскурсия ахырында балалар тәмле чәй белән сыйландылар.