15нче август көнне Күбәк авылы спорт мәйданчыгы территориясендә "Бер күрешү - бер гомер" исеме астында кичә узды. Биредә авыл юбилярлары тәбрикләнде, үзешчән сәнгать артистлары авыл халкына изге теләкләрен һәм матур җырларын юлладылар, абыйлы-энеле Кәримовлар скрипкада халык көйләрен башкардылар, Д.Кәлимуллина үзенең туган якка багышланган шигырьләрен укыды. "Алтылы", "Сигезле", "Капкалы" кебек уеннар уйналды, баянга кушылып ретро җырлар башкарылды.