ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 сентябрь көнне экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек атналыгы кысаларында Михайловка авыл мәдәният йорты директоры мәктәп укучылары өчен "Экстремизм һәм терроризмга - ЮК!" темасына әңгәмә үткәрде.

3 сентябрь көнне Сикия авыл клубында яшьләр арасында экстремизмга карата әңгәмә булып узды.

 

5 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Матурлык дөньясында" исемле чәчәкләр бәйрәме булып узды. Биредә балалар чәчәкләрнең төрләре, үсү шартлары белән таныштылар. Чәчәкләр турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

3 сентябрь көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сәрия Маликова Күбәк урта гомум белем бирү мәктәбендә "Беслан - йөрәктә яра" темасына класс сәгате үткәрде.

4 нче сентябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чиста яр" айлыгына кушылып су буйларын чүп-чардан арындыруны оештырганнар. Ике сәгать дәвамында байтак кына чүп-чар җыелган.
 

4 нче сентябрь көнне Үрәзмәт авылы мәдәният йортында "Стретчинг" буенча мастер-класс үтте. Мастер-классны спорт белән профессиональ шөгыльләнүче Илиза Морзаханова үткәрде. Чарада кызлар теләп катнаштылар, бик ошаттылар.

Үрәзмәт авыл мәдәният йорты Икенче Бөтендөнья сугышы тәмалану көненә карата тыл ветераны Ахметханова Рәфига апа белән очрашу үткәрдек. Аның хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр тапшырдык.
 

Каенсаз авылы китапханәсендә "Фатих Кәрим - солдат шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә үтте.

Мәктәп укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар узды

3 сентябрьдан  12 сентябрьга кадәр Татарстанда “Экстремизмга – юк” дип аталган акция бара. Шул уңайдан 4 сентябрь көнне лицейда сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлаттылар, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырдылар. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәделәр. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International