4 сентябрь көнне лицейда сыйныф сәгатьләре уздырылды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

3 сентябрьдан  12 сентябрьга кадәр Татарстанда “Экстремизмга – юк” дип аталган акция бара. Шул уңайдан 4 сентябрь көнне лицейда сыйныф сәгатьләре уздырылды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлаттылар, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырдылар. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәделәр. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International