Үрәзмәт авыл мәдәният йорты директоры, экстремизмга каршы тору атналыгына кушылып, башлангыч мәктәп укучылары белән "Без терроризмга каршы" исемле тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате барышында экстремизм һәм терроризм турында сөйләшенде, Беслан вакыйгалары искә алынды.
Ташлыяр авыл мәдәният йортында Беслан фаҗигәсе корбаннарын искә алуга багышланган тематик кичә булып узды.
Тойгелде авылы китапханәчесе Татарстан көне уңаеннан "Мавыктыргыч Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.
Үрәзмәт авылы китапханәчесе терроризмга көрәш көне уңаеннан укучы балалар белән "Тынычлык - бәхет ул" дип исемләнгән тынычлык сәгате уздырды.
3 нче сентябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йорты директоры башлангыч класс укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Беслан фаҗигасенә багышланган "Тынычлык дәресе" үткәрде.
Әмәкәй авылы китапханәчесе Татарстан көне уңаеннан "Республикам минем Татарстан" дип исемләнгән әңгәмә уздырды.
Октябрь авылы китапханәсендә Татарстан көне уңаеннан "Без тарихта эзлебез" дип исемләнгән әңгәмә үтте.
Шуганка авылы китапханәчесе "Беслан фаҗигасе" дип исемләнгән тынычлык сәгате уздырды.
Михайловка авылы китапханәчесе "Наш мир без террора" дип исемләнгән әңгәмә уздырды.
Югары Табын авылы китапханәсендә, Республика көненә багышлап, "Ватаным" исеме астында талантлар аукционы узды.