ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Азнакай шәһәре “Мәгариф” музее хезмәткәрләре кунак булды

21 сентябрь көнне Мизгел яшьләр үзәге белгечләре “Игелек уят” волонтерлар отряды активистлары белән Түбән Табын коррекция мәктәбендә кунакта булдылар... 

Яңа Усы авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья чисталык көне акциясе кысасында "Бәчүк" чишмәсе территориясендә өмә оештырдылар.

Метрәй авылы китапханәчесе 1-4нче сыйныф укучылары өчен балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби иртә үткәрде.

Октябрь авылы китапханәчесе рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 110-ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрде. Укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләре буенча фикер алыштылар, китап күргәзмәсе оештырды.

Иске Карамалы авылы китапханәсе Күбәк урта мәктәбенең 4-5нче сыйныф укучылары арасында Лев Толстой әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесе игълан итте.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә ”Яшь китапханәчеләр” түгәрәге белән берлектә "Алтын яфраклар" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте.

"Музыка һәм җыр белән яшәү кызыклы" айлыгы кысаларында "Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары рус халык җыры белән таныштылар. Балалар "халыкчан" сүзенең мәгънәсен белделәр. 


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Агымдагы уку елында да Мөслим сәнгать мәктәбе районда булган башка белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә ниятли. Күптән түгел генә шундый эшчәнлек планы кысаларында тынлы уен кораллары бүлеге укучылары һәм укытучылары Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасында кунакта булды.

Агымдагы атнада да Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы “Яшел Мөслим” акциясен дәвам итә. 24, 25 сентябрь көннәрендә без янәдән “Курай” паркы территориясендәге агачларга су сиптек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International