Агымдагы атнада да Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы “Яшел Мөслим” акциясен дәвам итә. 24, 25 сентябрь көннәрендә без янәдән “Курай” паркы территориясендәге агачларга су сиптек. “Яшел Мөслим” акциясенә сәнгать мәктәбе уытучыларыннан кала, бүген булачак укучыларыбыз да кушылды. Корыган, суга мохтаҗ булган агачларга 2,5 яшьлек нәни райондашыбыз Абдуллина Риана да су сипте. Шул рәвешле сәнгать мәктәбе укытучылары үсеп килүче буынга дөрес үрнәк күрсәтә!