Агымдагы уку елында да Мөслим сәнгать мәктәбе районда булган башка белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә ниятли. Күптән түгел генә шундый эшчәнлек планы кысаларында тынлы уен кораллары бүлеге укучылары һәм укытучылары Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасында кунакта булды. Балалар бакчасында игълан ителгән музыка атналыгы кысаларында сәнгать мәктәбе бригадасы нәниләрне тынлы уен кораллары белән таныштырды, төрле жанрдагы көйләр башкарды. Балалар зур кызыксыну белән укучыларыбызның чыгышларын тыңлады. Укытучылар Рунар Шәяхмәтов һәм Рөстәм Салихов теләгән һәркемне сәнгать мәктәбенә укырга чакырып калды.