ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Мәллә Тамак авыл китапханәчесе "Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында авыл халкын газета- журналларның яңа саннары белән таныштырды.

Тугаш авыл китапханәчесе "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Мөслимебез зур кунаклар кабул итә. Республиканың иң танылган язучы-әдипләре, алар белән бергә Мөслим районында туып үскән якташ әдипләребез – җирлегебездә кунакта.

Мари Бүләр төп белем белем бирү мәктәбенең тәрбия  эше буенча  төп юнәлешләренең  берсе – экологик тәрбия. Мәктәбебез укучылары авыл янын, чишмәләрен, елга яннарын чистартуда  актив катнаша.

  Түбән Табын коррекция интернат-мәктәбендә үзәк китапханә хезмәткәрләре "Удивительное в мире книг" дип исемләнгән китап кургәзмәсе оештырды.Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы иҗаты белән таныштырдылар. Очрашу балаларда матур хисләр уятты.

Музейда Евпатория шәһәреннән кунаклар

Бүген 27 сентябрь көнне барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп максаты - җәмгыятьнең игътибарын балалар бакчасы тормышына юнәлтү. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге вакыт - баланың шәхесе формалаша торган чоры. Сәламәтлекне чыныктыру, әйлә-тирәне танып белү, үз үзеңне хөрмәт итәргә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең роле зур. Тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре – иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар – явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.

 


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Краснояр авыл клубында ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан "Татарстан тарихына сәяхәт" дип исемләнгән чара булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International