ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2018 ел
җомга

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Оста куллар "түгәрәге членнары белән "Коз- муллык чоры" дип аталган тематик кичә уздырды.

Крәш Шуран авылы китапханәчесе, Укытучылар көне уңаеннан, "Беләге юан - берне, белемле меңне егар" дип исемләнгән әдәби бәйге үткәрде. Бәйге Тат. Шуран укучылары һәм укытучылары катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйгедә лаеклы ялдагы укытучыларыбыз да катнашты.

Ташлияр авыл китапханәчесе, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан,  "Татарстан-Гүзәл җирем" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясады.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә, Өлкәннәр көне уңаеннан тыл ветераннары Тазова Агниса, Николаева Антонина, Аитова Зинаида апаларның өйләрендә булдылар, аларны яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар.

Баек авыл китапханәчесе мәктәп укучыларына тарихи вакыйга- Ленинград камалышы вакыйгалары турында әңгәмә үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Ленинградтагы мәктәп укучысы 11 яшьлек Таня Савичеваның аяныч вакыйгасы белән таныштылар.Чараның эчтәлеге дә Ленинград шәһәрендә булган вакыйгаларны, аның халкы,  сугышчылар кичергән хәлләрне чагылдырды.

Метрәй авыл китапханәчесе, мәктәпкә барып, укучыларга бердәм уку билеты, аның остенлекләре турында сөйләде.Укучыларга һәм укытучыларга әлеге билетларны тапшырып кайтты.

Вәрәшбаш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә Өлкәннәр көненә "Без җырлыйбыз" исемле музыкаль кичә үткәрде. 

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе укытучылар көне уңаеннан 2-4 сыйныф укучылары белән "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип аталган рәсем конкурсын уздырды.

Тугаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә ветеран укытучыларны профессиональ бәйрәмнәре-Укытучылар көне белән котладылар.

Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә,Бөтендонья хайваннарны яклау көне уңаеннан, "Помощь ближним" дип исемләнгән иҗат кичәсе үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International