Метрәй авыл китапханәчесе 5- 9 нчы сыйныф укучылары белән "Наркомания һәлакәткә китерә!" исемле түгәрәк өстәл үткәрде.Наркомания һәм эчкечелек - иң актуаль проблемаларның берсе икәне, бу афәт көннән -көн тамырларын ныграк җәя баруы, ел саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлүе турында сөйләп аңлатылды.Чара ахырында аракы,наркотик кебек афәтләрдән ерак торырга киңәш ителде.