ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Октябрь авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәм барышында Әниләргә матур шигъри юллар, җырлар багышланды.  Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте

26 ноябрь көнне Сикия авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

25 ноябрь көнне Елгабаш авыл клубында Г.Гыйльмановның "Убырлы карчык, Шүрәле, Гөлүсә һәм башкалар" исемле балалар театры сәхнәләштерелде.

Тат.Бүләр мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан  "Әниемнең җылы куллары" исемле әниләр бәйрәме үтте. 

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә "Мир хороших манер и доброты" проекты кысаларында уен ситуациясе "Курчакның туган көнен үткәрү". Телефоннан курчак балаларны туган көнгә чакырды, бүләкләр әзерләп балалар автобуска  утырып бардылар.Курчак Алсу, өстәл әзерләп, балаларны көтә иде. Нәниләр сыйланып, бүләкләрен тапшырып,кире балалар бакчасына кайтып киттеләр. 

Халкыбызның милли йолаларын яшь буынга өйрәтү максатыннан Бәкәбез авылында "Каз өмәсе" гөрләп узды.

Михайловка авыл мәдәният йортында "Кем беренче сөйләшә" исемле халык әкияте куелды.

Торыш авыл клубында әниләр көненә багышланган“Әнием-кадерлем!”күңел ачу кичәсе узды.

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Инглиз теле көне. Инглиз теле бүгенге көндә халыкара тел булып тора һәм ул күптән инде безнең илдә дә мактаулы урын алып тора. Балалар бирелгән сүзләрне рус теленнән инглиз теленә тәрҗемә иттеләр, интерактив тактада "Нәрсә юкка чыкты?", "Нәрсә артык?"  уеннарын уйнадылар,инглиз телендә уенчыкларны атадылар,"Гаилә" темасына пантомима күрсәттеләр. Соңыннан тәрбияче балаларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде. 

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр программа нигезендә балаларга хезмәт күнекмәләре бирү буенча эшне эзлекле итеп алып баралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International