Әниләр көне.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Баланны авылы китапханәчесе мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Илгә матурлыкны биргән әниләр"дип исемләнгән әниләр көненә әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә "Балкыш" театр түгәрәгенә йөрүче балалар  Аманулланың "Мактанчык әтәч" әсәрен сәхнәләштертеләр. Әниләргә багышлап башлангыч класс укучылары концерт номерлары куйдылар. Шулай ук әниләр белән төрле кызыклы уен-ярышлар үткәрелде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International