ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Яңа Усы авылы китапханәчесе язучы, драматург, Г.Тукай премиясе лауреаты Хай Вахитның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Драматург Хай Вахит” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Яңа Усы авылы китапханәчесе мәдәният йорты җитәкчесе белән берлектә “Вместе против СПИДа” исемле сәламәтлек сәгате үткәрделәр. 

Баек авыл китапханәчесе инвалидлар декадасы уңаеннан  мөмкинлекләре чикле инвалидларның өйләрендә булды, аларга сәламәтлек теләде һәм күчтәнәч тапшырды.

Мәллә Тамак авылы китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләрне Сабантуй, Салават Күпере журналларының соңгы саннары белән таныштырды. Салават күпере журналыннан "Зур буләк" исемле әкият укылды.

4  декабрь конне Елгабаш авыл клубында  театр айлыгы кысаларында Рәмзия Хөсәенованын "Табылдык" пьесасы куелды.

Иске Карамалы мәдәният йорты балалар "Нур" театр коллективы Нурия Сәярнең "Хикмәтле кыңгырау" әсәрен сәхнәләштерде.

 

4нче декабрь көнне "Күбәләк" балалар бакчасына Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән кунаклар килде.Алар балаларыбызга музыкаль инструментлар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр, музыкаль композицияләр башкардылар.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген, 4 декабрь көнне Инвалидлар Декадасы кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мөслим муниципаль районындагы «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә «Мадагаскар» күңел ачу үзәгендә Түбән Табын коррекция мәктәбе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар.

   Үзәк китапханә һәм Туган як музее хезмәткәрләре Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне уңаеннан Аргар көллият студентлары өчен "Замана афәтеннән саклан" дип исемләнгән дәрес-лекция үткәрделәр.

Туган як музее һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөтендөнья спидка каршы көрәш көне уңаеннан,Аргар көллияте студентлары өчен "Замана афәте" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International